ТАТАР ЧӘЕ
ТАТАР ЧӘЕ Күңел кинәт сорап куя... Өйдә, юлда, эштә без - Тиктомалдан, болай гына Утырып чәй эчәбез! Өстәл тулы төрле тәм-том - Барысын авыз итәбез! Тамак ачса, ачмаса да Утырып чәй эчәбез! Самавыры чыжлый башлый, Көчкә түзеп бетәбез... Авыз кипсә, баш әйләнсә - Утырып чәй эчәбез! Чәйнек бушый... Тагын берәү... Җайлап төпкә төшәбез! Күңел тулса, йөрәк янса - Утырып чәй эчәбез! Бәлеш әзер, коймак пешкән, Кунакларны көтәбез - Мәтрүшкәләп, сөтләр салып, Утырып чәй эчәбез! Татар чәйсез - татар түгел! Шуңадырмы, көн дә без - Тирләп-пешеп, тәмен белеп, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘБЕЗ!!! 4.10.2026 Ришат Галимов