АШЫКМА
АШЫКМА Көн дими, төн дими чабуың туктамый - Мең төрле мәшәкать, уйларың башыңда! Телефон кулыңда, куймыйсың беразга - Урамда, өеңдә, кунакта, мунчада... Ашыкма, ашкынма шулкадәр эш, диеп, Өлгерәм мин, диеп барына, чабасың... Көнеңнең сәгате-минуты буш түгел! Әйт әле - үзеңә вакытың бармы соң?! Ашыкма, ашкынма шулкадәр юлларда! Тәвәккәл мин дисең, кулымда бары да... Газыңа басасың, керәсең-чыгасың - Узарга әз генә мөмкинлек булганда... Ашыкма, ашкынма... Туктап тор беразга! Күр әле никадәр матурлык барлыгын! Җиңеллек китерсен бу ярсу җаныңа Саф җилләр, шау чәчәк, томаны, яңгыры... Ашыкма, ашкынма! Кумале вакытны! Көйлә син гомерне бер җайлы көенә! Онытма беркайчан иң мөһим сәбәбең - Газизләр көтәләр бит сине өеңдә!!! 19.06-27.07.2026 Ришат Галимов