ТӨРЛЕ СӨЮ
ТӨРЛЕ СӨЮ Төрле сөю булды күңелемдә - Төрле хисләр тойдым, кичердем. Бер-берсеннән шундый аермалы - Тәме, яме, искә төшүе... Тәүге сөю - сафлык, эчкерсезлек! Ак канатлы, ихлас сөюем... Йөрәгемә ефәк җепләр белән Чигеп куйган синең исемең! Кайнар сөю ташкын булып узды... Яндым-көйдем, башым югалтып. Кыска булды, ләкин кайнарлыгын Бүгенгәчә булмый онытып! Үкенечле сөю җанны телә... Ачысы бар аның әле дә... Үзем теләп, юк-бар сәбәп эзләп, Каршы чыктым уртак хисләргә... Дәртле сөю - вакытлыча хисләр... Килде, китте... Янды... Сүрелде... Ярга каккан дулкын сымак кына... Исемнәре комга күмелде. Назлы сөю килде көтмәгәндә, Ал нурларга төреп күңелне! Уйлар - салмак, тәме - татлы каймак... Берсенә дә охшаш түгеле! Төрле сөю, бар да серле сөю - Төрле чорның газиз юлдашы! Тик истәлек... Исемнәре калды Гомер юлларында адашып... 26.07.2026 Ришат Галимов