ТУГАН АВЫЛ
ТУГАН АВЫЛ Туган авыл, диеп әйтү белән, Күз алдына килә яшьлегем - Бәхет тулы, матур, гамьсез еллар, Гомеремнең якты мизгеле! Кушымта: Искә төшсә авыл урамнары, Күңелемдә ярсу яз минем! Туган якларына сагынып кайта Балаларың, киек каз кебек! Туган авыл, диеп әйтү белән, Күз алдына килә дусларым - Уйнап үскән, утлар-сулар кичкән, Гомер юлын бергә узганы! Туган авыл, диеп әйтү белән, Күз алдына килә туганнар, Әткәй-әнкәй, минем газизләрем, Гомер буе җанда булганнар! 16.07.2026 Ришат Галимов