ҮГИЛӘР
ҮГИЛӘР Карасаң тирә-як, якында яшәгән Танышлар, белешләр, туганнар, якынга - Күпмесе шуларның чыннан да бәхетле? Кайсысы җан сөйгән яр белән кавышкан? Кабыза алмаган мәхәббәт ялкынын Ни уртак урын-җир, ни уртак балалар! Алданып ялганган, кавышкан язмышлар - Бер-берсен гомергә ят күргән ике яр... Алданып кавышкан бәхетсез язмышлар - Көтелми яралган яңа җан хакына... Ялгышны төзәткән, язмышны каһәрләп, Бәхетен калдырып томаннар артында... Алданып, хурлыкка калмыйм, дип ябышкан... Өйләнгән - тыңлаган әтиләр кушканны... Бер кылы селкенми, гаилә, дип, бала, дип - Ул хәзер типтерә, дөньядан үч алып! Нәфесең кулыңда син тота алмадың - Алыштың бер төнгә өзелеп сөйгәнне! Сөюең хыянәт базына ташладың... Ник әле башкалар бу хәлгә гаепле? Яр эзләп, пар эзләп, җылыга туенмый, Боз булган сөюсез үгиләр җаннары... Мәгънәсез гомерләр, үкенеч, күз яше - Алдалап яшиләр, яшиләр алданып... 02-04.07.2026 Ришат Галимов