КУЛЛАРЫҢНЫҢ ҖЫЛЫСЫ
КУЛЛАРЫҢНЫҢ ҖЫЛЫСЫ Кулларыма синең кулларыңны алдым, Бик сак кына кыстым, җибәрдем... Карашыңны шулчак никтер читкә алдың - Елмаюың сиздем күзләрнең... Ничек кенә талпынсаң да, әйтәм, диеп, Әйтә алмый торган сүзләр бар... Сүзсез генә, дулкын белән аралаша Бер-берләрен тоткан пар куллар! Кайчагында кулың никтер салкын була - Каушыйсыңмы? Әллә җил тоткан?! Кулларыма синең кулларыңны алып, Тыным белән өреп җылытам! Кулларыңның җылылыгын җанга салдым... Дәва итеп, тоеп рәхәтен... Беркем белмәс, нинди сихер барын Кул тотышып торган мәлләрнең... 19.06-01.07.2026 Ришат Галимов