КАДЕРЛЕ, ЯШЕРЕН...
КАДЕРЛЕ, ЯШЕРЕН... Күңелемнең иң яшерен сере Бәйле бары синең исемгә - Күзем йомып, тагын уйлап алам, Рәхәт булып китә күңелгә! Йөрәгемнең иң кадерле читен Сиңа, диеп саклап тотканмын! Сине күргәч, барын аңлап алдым, Онытылды утлар йотканым... Гомеремнең бер өлешен сиңа Багышладым, күргән көнемнән! Юатырмын... Җаның җылытырмын... Хисләремә ялкын үрелгән! 18-30.06.2026 Ришат Галимов
109 просмотров