МИНЕМ ҖАН УЛ!
МИНЕМ ҖАН УЛ! Ит кисәге түгел, йөрәк бит ул! Йодрык кадәр генә, кечкенә... Ваемсызлык, гайбәт, нахак сүзне Шуның кадәр авыр кичерә... Таш кисәге түгел, газиз баш ул! Күргәннәрен кемнәр санаган? - Җыерчыклар, тоныкланган караш, Чигә чәче, иртә агарган... Күренми, дип көлмә! Тере җан ул - Минем җаным! Ярсу, моң тулы... Кул сузарга һәм узарга таптап Беркемнең дә хакы юк аны! 25.06.2026 Ришат Галимов
102 просмотров