Ә СИН МИНЕ ИСКӘ АЛАСЫҢМЫ?
Ә СИН МИНЕ ИСКӘ АЛАСЫҢМЫ? Ә син мине искә аласыңмы, Күңелләрең тулган чагыңда? Серле итеп бер елмаеп куеп, Кинәт кенә, алып уеңа... Ара-тирә искә аласыңмы? Ни хәлләрдә икән ул, диеп... Күптән инде күргән-ишеткән юк, Хәбәрләр дә килми, көттереп... Искә алырлык шул үткән еллар... Сагынырлык һәрбер мизгеле! Тик бер булсын! Искә алсаң икән, Тирән сулап, эчтән: - Ээээх, диеп... Эчтән балкып, нурга күмелеп! 20-21.06.2026 Ришат Галимов
83 просмотров