ӘНКӘЙ КУЛЛАРЫНЫҢ ҖЫЛЫСЫ
ӘНКӘЙ КУЛЛАРЫНЫҢ ҖЫЛЫСЫ Бу дөньяның бар кадерен җыйган, Иң ягымлы, иң-иң назлысы - Беркемдә юк, күпме эзләсәң дә, Әнкәй кулларының җылысы! Җыйган ризык туган йорттан читтә, Үз итсәк тә ерак якларны - Гомер буе, көн дә саклап йөртә Әнкәй кулларының назлары! Борчуларың артка чигеп тора, Кими дөнья ыгы-зыгысы - Шуның кадәр җанга рәхәт бит ул Әнкәй кулларының җылысы! Кочагына алып, аркаң кагып, - Нихәл, балам, - диеп куйганда - Аңлыйсың син, менә монда икән! Әнкәй кулларында бар дәва! Кабатланмас, үзгә, бердәнбер ул Әнкәй кулларының җылысы! Ямен, тәмен, кадерләрен аның Мәхрүм булгач кына аңлыйсың... 20-22.06.2026 Ришат Галимов