КЫҢГЫРАУ
КЫҢГЫРАУ Соңгы кыңгырау да чыңлый инде, Бер моңсулык салып җаннарга... Мәктәп елларының азагы бу - Китәсез бит зур-зур юлларга! Ак алъяпкыч, матур күлмәкләрдә, Кулыгызда - чәчәк бәйләме! Зур булырга шундый ашыктыгыз, Сизмәдек тә бу көн җиткәнне! Еламаска менә тырышабыз, Елмаябыз, сезгә сокланып! Һаман бергә, бердәм булыгыз сез, Гомерлеккә шулай, дус калып! Ук(ы)тучылар, сыйныфташлар, мәктәп - Зур тормышка тәүге адымнар! Сизгән кебек кайтып булмаслыкны, Өзеп-өзеп чыңлый кыңгырау! 20-21.05.2026 Ришат Галимов