ГОМЕР БУЕ
ГОМЕР БУЕ Гомер буе саклап кала алдың Бергә яккан сөю учагын - Кеше сүзен газиз колагыңа Элмәдең дә, җаның тыңладың! Гомер буе саклап кала бардың Ышанычның иң-иң олысын - Бердәм булып бергә яшәүләргә Ниләр җитә? Шуны аңлыйсың!!! Гомер буе саклап килә бирдең Миңа булган тирән өметең... Шуның кадәр лаекмынмы, белмим, Тоям һаман керсез хөрмәтең! Гомер буе саклап, иркәләдең Бергә төрткән сөю гөлләрен - Шау чәчәкле бакча уртасында Үткәрәбез бүген көннәрне! Гомер буе саклап тугърылыкны, Тап төшерми изге никахка, Янәшәмдә атлап барасың син “Гомер“, дигән уртак сукмакта! 19-20.05.2026 Ришат Галимов