БӘХЕТЛЕЛӘР
БӘХЕТЛЕЛӘР Гашыйк җаннар өчен генә вакыт Башка төрле ага, тәгәри - Кояш бата шундый озак итеп, Таң атуын күңел теләми! Бәхетлеләр сәгать карамый ла, Бәхетлеләр вакыт санамый! Сәгать теле туктап калган сыман Бергә булган сихри мизгелдә - Бербөтенгә җаннар әверелә! Икәү генә гүя бу җирдә! Бәхетлеләр сәгать карамый ла, Бәхетлеләр вакыт санамый! Син янымда булсаң, бетми сүзләр, Вакыт үткәне дә сизелми - Ядкарь итеп саклыйм күңелемдә Бергә булган якты мизгелне! Бәхетлеләр сәгать карамый ла, Бәхетлеләр вакыт санамый! 12-17.10.2026 Ришат Галимов