УЛ...
УЛ... (артист) Сәхнәдә - ак томан... Шул томан артыннан Ашыкмый, җай гына йөзепләр УЛ чыга - Ут уйный-ялтырый, Таныш көй яңгырый, Җан көткән, тән көткән тамаша башлана!!! Сихерле бер агым, Чиге юк зур ташкын Тутыра җаннарны, бу залны, дөньясын! Сәхнәдә УЛ - патша! Көлдерә, шаштыра! Күпме җан мизгелгә оныта барысын! Меңләгән күз карый - Соклана һәм сыный! Ишеткән гайбәтен исенә төшерә! Сәхнәдә йөргәнен, Нинди сүз сөйләвен - Энәсе-җебенә кадәрле тикшерә... Сизгәне - сизәдер... Җырлаган чагында Җанында булганын ул сала җырына! Тавыша карлыга, Күзләргә яшь тула... Язмышын җырларга күчереп бушана! Сәхнәдән УЛ үзен Өләшә - жәлләми, Иң соңгы күзәнәк, тиренә кадәрле! Якты ут, софитлар, Бүләкләр, букетлар, Матур сүз, котлаулар - шулкадәр кадерле! Алкышлар тындылар... Пәрдәне яптылар... Тамаша залында бер кеше калмаган... Белсәгез иде сез, Тере җан түзмәслек Шулкадәр зур бушлык бар АНЫҢ җанында! Артистның тормышы Томанга бәйләнгән, Гомерен рәшәдә ул йөзеп барачак - Иртәрәк булырмы, Әзерәк соңракмы?! Томаннан исереп, адашып калачак... 18.05.2026 Ришат Галимов