ИНТЕКТЕРМӘ
ИНТЕКТЕРМӘ Нинди ялгышларың өчен, Гомер буе, якын кешең, Бертуктаусыз эзли гаебең? Юк-бар сәбәп табып тора, Туры әйтми, урап кына, Төрле сүзләр белән телә бәгырьне... Озак эзләп табышкансыз, Яратышып кавышкансыз, Ак күлмәкләр киеп, биреп ак вәгъдә - Гомер буе яклармын, дип, Җил-давылдан саклармын, дип Әйттең икән, ярат, тилмертмә! Яшьлектәге сөйгән ярлар, Һәркемдә дә булган алар - Теләсәң дә, онытылмас тәүге яр! Һаман шуны искә алып, Көнләп, тәмсез сүзгә салып, Интектермә җанны... Нинди хакың бар? Тәүге сөю, назлы хисләр, Нәни бер шәм кебек кенә, Балкып-балкып ала күңел түрендә - Җылысы юк инде аның... Синдә булсын тере ялкын! Җылыт, юат, сакла, көйдермә! 12-13.05.2026 Ришат Галимов