ТУГАН ӨЙНЕҢ ЯМЕ
ТУГАН ӨЙНЕҢ ЯМЕ Туган өйдә генә шуның кадәр ямь бар, Нур бар, тере җылы - әйтеп аңлатмаслык... Әллә кайдан балкып, тартып тора һаман, Томан-бураннарда мәңге адашмаслык! Туган өйгә генә гел кайтасы килә - Сәбәп кирәк түгел, җае чыксын гына! Бары монда гына син бит һаман бала... Бар дөньясы анда онытылып тора! Туган өйнең ямен, ашларының тәмен Аңлау гына килә гомер уза-уза... Балкып торган тәрәз, ачып куйган капка - Бәхет тулы икән, көтүчеләр булса! 18.10.2026 Ришат Галимов
14 просмотров