БҮТӘН АЯК БАСМАМ
БҮТӘН АЯК БАСМАМ Мин бу юлга бүтән аяк басмам, Нинди генә сәбәп булса да... Гел әрнетеп йөрткән Юлларыңа бүтән, Зинһар димен, кире чакырма! Мин бу юлга бүтән аяк басмам, Әллә ниләр вәгъдә итсәң дә... Җаным - телем-телем... Ялгау мөмкин түгел, Тылсым тулы шифа сипсәң дә! Мин бу юлга бүтән аяк басмам, Бар күрәсе инде күрелгән - Ышанычым беткән... Кирәкми, дип бүтән Үз-үземә нәзер әйтелгән... 8-10.05.2026 Ришат Галимов
53 просмотров