БУШАТАМ...
БУШАТАМ... Бушатам җанымны, әкренләп бушатам - Иясез хисләрдән, мәгънәсез уйлардан. Нигә ул, әйт әле, борчылу-хафалар? Ахыры берүк бит - мин инде аңлаган... Бушатам җанымны, аз-азлап бушатам - Хыяллар, омтылыш, кадерсез ялкыннан... Күрәсе - күрелгән, янасы - янылган... Хисләрне, көл кебек, җилләргә таратам! Бушатам җанымны, бөтенләй бушатам... Бәйләнеш калмасын - җитәрлек чыдаган. Көтәм күк үзем дә... Борчылмыйм... Курыкмам Зеңгелдәп торачак чеп-чиста бушлыктан! 21-22.10.2026 Ришат Галимов
16 просмотров