БЕР ЧАКЫРСАҢ ӘГӘР...
БЕР ЧАКЫРСАҢ ӘГӘР... Бер чакырсаң әгәр, килер идем Карамыйча киртә, чикләргә! Бер мизгелгә булсын... Синең белән Шул мизгелне бергә үтәргә! Бер чакырсаң әгәр, кайтыр идем Төнге авыл буйлап йөрергә - Һәр адымың, сүзең, елмаюың Сагындырган... Истә... Хәтердә! Бер чакырсаң әгәр, очар идем Яннарыңа лачын кош сыман - Учак ягып, җырлар җырлап йөргән, Бергә булган елга ярына... Бер чакырсаң, кабат шул көннәрем Кайтыр иде кебек шикелле! Бер чакырсаң әгәр... Бер чакырсаң... Чакыруың гына икеле... 6.05.2026 Ришат Галимов
56 просмотров