КЕМНӘР ГЕНӘ ЯЛГЫШМАГАН?
КЕМНӘР ГЕНӘ ЯЛГЫШМАГАН? Кемдә булмаган соң ул ялгышлар? Искә төшсә, күңел куя әрнеп! Ул вакытта җиңел кабул иткән - Кул селтәгән, онытылыр, диеп... Кемнәр ясамаган ялгыш адым, Туры юлдан китеп булганда? Бер мин генә андый түгел, диеп, Намус-данын кысып бугаздан... Кемнәр ялгышларын яшермәгән, Оялмыйча кеше, Ходайдан? Әле акыл өйрәтергә тели, Ничек дөрес яшәү дөньяда... Кемнәр ялгышлардан гаҗиз булып, Өмет җуйган, башын югалткан? Кул селтәгән беркөн барысына, Сабыр канатларын ут яккан... Кемнәр ялгыш белән гомер буе Яшәмәгән, эчтән ут янып? Үкенечен ерак җыеп куеп, Ялгыз калып, ачы уфтанып?! Төрле ялгыш, төрле тормыш, язмыш - Бер борылыш, адым, омтылыш... Ахырларын уйламаган гамәл - Гомерлеккә җитәр моң-сагыш! 3-5.05.2026 Ришат Галимов