САННАР
САННАР Саннар... Саннар... Кеше гомерендә Шундый мөһим урын бирелгән! Һәрбер көне, максат, вакыйгасы Ниндидер бер санга үрелгән. Гади бер сан, игътибардан читтә Калып бара безнең ни гомер... Кабатланып, тәэсирен сизгәч, Ышанасың, юкка түгелен! Саннар... Саннар... Кеше язмышлары Тора мәллә саннар чутыннан? Гади саннар, кинәт рәткә басып, Үзгәртергә мөмкин барсын да! Һәр кешенең үзгә бер саны бар, Эчтән генә сизгән сихерен. Өй тамгасы, туган елы... Көне - Сынаулардан имин үткәне! Саннар... Саннар... Кеше арасына Күпер салган саннар теземе - Телефоннар, чакрым, маршрут, рейслар... Очраштыра алар кешене! Тик бу гомер саннар гына түгел - Тере кеше төрле булалсын! Бер калыпка сала күрмә, дустым, Тормышыңны, уйлар, хыялың! 29.04-3.05.2026 Ришат Галимов