ШАТЛАН ГЫНА!
ШАТЛАН ГЫНА! Шатлан гына! Ул бит бары сине Якын күрә бөтен кешедән - Язмышларга беркөн үч иттереп, Очрашырга язган бит сезгә! Шатлан гына! Искә алып сине, Уйлап куеп, серле елмая... Сүзсез генә, эчтән шөкер кылып, Теләк тели, карап кыйблага! Шатлан гына! Ул бит сине уйлап Моңсулана, җырлый, шатлана... Белеп тор син - бары синең өчен Яши дә ул якты дөньяда! Шатлан гына! Ул бит синең белән Көнен башлый, төннәр озата - Бер күргәннән яшәү көче ала, Җаны белән тиңләп, ярата! Үкенмичә яши, ярата... 1-2.05.2026 Ришат Галимов
43 просмотров