КИЛДЕ-КИТТЕ...
КИЛДЕ-КИТТЕ... Килде-китте, өзек-тәтек Мөнәсәбәт араларда - Уен-көлке, бер карасаң... Авыр - төптән уйлаганда! Этеп-төртеп, һаман көтеп Кирәк адым ясаганны - Булыр-булмас ниятләрең Ай, газаплый инде җанны! Ярым-йорты, авыртулы Мөнәсәбәт нигә кирәк? Янсын-бетсен, җитте-булды - Утын-көлен сибәм җилгә! 22-23.10.2026 Ришат Галимов
22 просмотров