МИН АШЫКМЫЙМ
МИН АШЫКМЫЙМ Мин ашыкмыйм, көтәм, димен һаман, Өмет белән яшим әле дә - Күзем йомсам, күргән кебек булам Үткән көннәремдә сине дә... Мин ашыкмыйм, диеп, алдыйм кабат! Ялган белән яшим, ихтимал... Ашыгырлык җирең, кешең булмау - Иң аяныч, кыен бер сынау! Мин ашыкмыйм, кая ашыгырга - Көтәм, диеп тормый беркем дә?! Ачы итеп көләм, эчтән генә, Үз-үземнән тагын, бүген дә... Ышанычым тәмам какшамаган, Бер чеметем өмет күңелдә! - Мин ашыкмыйм, көтәм, димен һаман - Шуның белән яшим әле дә... 23-24.04.2026 Ришат Галимов
65 просмотров