ЯШИ БЕЛӘБЕЗМЕ БЕЗ?
ЯШИ БЕЛӘБЕЗМЕ БЕЗ? Гади нәрсәләрнең кадерен белеп Яши беләбезме без бүген? Кыйбат булсын! Зур булырга тиеш! Ах, итәрлек булсын йорт-җирең! Гади әйберләрнең тәмен тою Калды микән безнең күңелдә? Һаман нидер җитми, риза түгел, Күбрәк кирәк, ешрак, тиз генә! Гади сүздә иң-иң тирән мәгънә Ятканлыгын күптән оныттык... Матур сөйләшергә өйрәндек тә, Кеше булу хисен югалттык! Берәр җирең ертык, керле булып, Өс-башыңда тапны әйтүне - Кирәк, диеп хәтта санамыйлар, Бармак төртеп кала күпләре... Туктап калып, күзләреңә карап, Тыңлап тору күңел зарларын - Көчсезлек, дип кабул итәләр дә, Сүз йөртәләр әле аннары... Тәкәбберлек сеңде каныбызга, Табынабыз байлык-акчага! Кимчелеккә әверелде бугай, Кешелекле булу башкага... 22.04.2026 Ришат Галимов