ЧАТ БАШЫ
ЧАТ БАШЫ Исеңдәме, чатта торган чаклар? Бер күч булып, кайтыш авылга. Атна буе күргән-белгәннәрне Сөйли-сөйли, көтеп торулар? Төркем-төркем, төрле авылныкы - Бер-береңне танып ерактан, Хәл белешеп, төрле кызык ясап, Тора идек... Рәхәт вакытлар! Яңгыр яусын, буран-суык булсын, Кузгалсак та юлга соңарып - Иренмичә, бер ял калдырмыйча, Авылларга кайттык, ашкынып! Туңган чаклар булды, ара-тирә! Яңгырларда торып, чыланган. Иң кызыгы, шул чат башларыннан Беребез дә кайтмый калмаган! Акча булса, попутканы тотып, Рәхәтләнеп кайтыр идең дә - Кайдан килеп, андый бәхет яусын? Кайтып барыш соңгы тиенгә! Минут саен кеше арта тора, Кими бара кайту өмете... Ул мәгънәсез "автобусник"ларның Туктамый да иде кайберсе! Эх, ПАЗиклар - балык консервасы! Нинди генә исләр юк анда... Автобуска сыйсаң - бәхетең бар! Бер аякта басып кайтсаң да. Безнең якка "Татурос"лар йөрде, Өлгералсак, шуңа йөгердек. Урыны күп, иркен, җылы, уңай - Үз вакыты өчен шәп иде! Этеп-төртеп, кысылышып бетеп, Автобуска кереп туласың - Уен-көлке белән сизмисең дә, Инде кайтып җиткән буласың! Чат башында төшеп, бер киң итеп Сулыш алып, ах, дип куюлар!!! Туган авылыңның һавасыннан Нинди тагын татлы һава бар? Яллар - алда, әти-әни белән! Бәлеш, мунча! Кичен - клубка! Йокы туймаса да, бер зыян юк, Җанга күпме бәхет, хис тулган! Яллар үткән, башлар да ял иткән, Тамак туйган, шаулый тавышлар - Исәңдәме, чат башына басып, Бер күч булып, китеп барышлар? Пакет-пакет тәмле исләр төяп, Китә идек туган авылдан - Өчпомаклар, бәлеш, тавык, каймак! Кемгә нәрсә әнкәй тутырган! ... Бер кайтасы иде шул чакларга! Чат башында тик бер торасы! Дуслар белән, тагын хет бер тапкыр Шау-гөр килеп, тәмен тоясы! Чат башында сирәк инде хәзер, Кул күтәреп, басып торучы... Безнең яшьлек белән бер чор үткән - Олыгайган хәтта чат башы... 18-20.04.2026 Ришат Галимов