ЗЫЯН ЮК...
ЗЫЯН ЮК... Көн саен мең төрле дөньясы - Әйләнә-болгана, котыра... Зыян юк... Рәтләнер һавасы - Урамда, җанымда, тормышта! Килделәр, күрделәр, белделәр... Кем генә булмады янымда! Зыян юк... Кайтмаска киттеләр - Бәгырьгә, үзәккә, җаныма! Сүгендем, себердем, арындым Мәкерле-хөсетле җаннардан! Зыян юк... Үзгәрер, ышанам - Хыял да, тормыш да, дөнья да! 18-19.04.2026 Ришат Галимов
58 просмотров