БАЛА СЫМАН
БАЛА СЫМАН Мин әле дә сабый бала кебек - Гел игътибар кирәк үземә. Нишләтәсең, мин дә тере кеше! Мохтаҗ мин дә хәлгә керүгә... Мин әле дә сабый бала сыман - Юкка-барга куям үпкәләп... Мин, дигәнчә булмый калса кайчак, Зиз-зиләләр куба, эш харап! Мин әле дә сабый бала төсле - Күп кирәкми күңел булырга! Бер җылы сүз, ихлас мөнәсәбәт Җитә кала бәхет тоярга! Мин әле дә сабый бала инде - Кайчагында куям аптырап. Кем ничектер - үзгәрәсем килми, Миңа менә шулай яхшырак! Гаҗәпләнмим, сабый бала сыман Күренәмдер кайбер кешегә... Бер карашка юк-бар тоелганның Өйрәндем мин кад(е)рен белергә! 17.04.2026 Ришат Галимов