НИШЛӘТӘСЕҢ ИНДЕ?
НИШЛӘТӘСЕҢ ИНДЕ? Нишләтәсең инде? Үз акылың! Уйларыңны барлап куйгансың... Кеше сүзе сирәк тәэсир итә - Киңәшләрдән күптән туйгансың... Нишләтәсең инде? Үз йөрәгең! Кем якындыр - үзең беләсең... Хыялларга киртә куйдым, диеп Тынычланып калдың, күрәмсең... Нишләтәсең инде? Үз тәнең бит! Беләсеңдер, ниләр кирәген... Кемгә назлар, кемгә салкын язлар Булыр инде синең бүләгең... Нишләтәсең инде, тормыш шундый, Җимерелә текә таулар да! Вакыт үткән, җан ишелгән күптән, Бер хакым юк нидер дауларга! Күзгә сагыш сарып кала инде, Аңа булган караш күргәндә... Нишләтәсең?! Тик теләнеп йөрмәм, Горурлык бар бераз миндә дә! 14-15.04.2026 Ришат Галимов