СЕРЛӘРЕҢНЕ БЕЛЕР ӨЧЕН ТҮГЕЛ...
СЕРЛӘРЕҢНЕ БЕЛЕР ӨЧЕН ТҮГЕЛ... Серләреңне белер өчен түгел, Хәл белергә иде керешем... Бер мизгелгә бары син ачылдың - Җаның күрдем, туңган өлешен... Яшьләреңне күрер өчен түгел, Карашыңны эзләп килешем... Ләкин күрдем мөлдерәмә күзләр, Әрнү тулы йөрәк тибешең! Сабырлыгың сынар өчен түгел, Килдем сиңа терәк булырга... Бар җиһаның чәлпәрәмә килгән - Әллә нишләп киттем, калтырап! Бер карасаң, гел елмаю йөздә... Бер карасаң, моңсу күзләрең - Битлек киеп, дөнья тупаслыгын Тормышыңа кертми икәнсең!!! ... Җәлеп итте мине ихласлыгың! Дус булырмын, диеп килдем дә - Ялкын-утка гына инде түгел, Янартауның кердем үзенә! 13-14.04.2026 Ришат Галимов