БЕРКАЙЧАН, БЕРКАЙДА, БЕРКЕМ ДӘ!
БЕРКАЙЧАН, БЕРКАЙДА, БЕРКЕМ ДӘ! Беркайчан, беркайда, беркемгә әйтмәгән Сүзләрең мәгънәсен мин тойдым кинәттән! Әйтмәдең аларны, тик күзләр аңлады - Һәр иҗек, һәр басым чыкканын йөрәктән! Беркайчан, беркайда, беркемнән күрмәгән Якты мөнәсәбәт үзгәртте дөньямны - Саф җилләр ыргылды мүк баскан җаныма, Күзләргә нур кайтты, елмая башладым! Беркайчан, берничек, беркем дә белмәгән Иң тере хисләрне мин сусап сеңдердем - Ни гомер бары тик тереклек иткәнмен... Бу шашкын дөньяга мин кабат терелдем! 11.04.2026 Ришат Галимов
78 просмотров