Перейти к содержимому
Максиметер

УЧЛАРЫМА АЛДЫМ КУЛЛАРЫҢНЫ

УЧЛАРЫМА АЛДЫМ КУЛЛАРЫҢНЫ Кулларыңнан алдым - шундый салкын! Үзәгедәй сыман суыкның... Кулларыңда түгел, күңелеңдә Мәңгелек боз, диеп курыктым... Кулларыңны кыстым күкрәгемә, Бер өшедем... Үзем ут йоттым... Тоя бардым, сизәр-сизмәс кенә, Кимегәнен бозлы болытның! Учларыма алдым, тыным белән Кулларыңны өреп җылыттым. Кулларыңны өреп җылытмадым, Мәңге сүнмәс утка юлыктым! Кулларыңны алдым кулларыма, Җылытырга, диеп аз гына - Боз эреде, йөрәк ярсып калды! Боз астында ялкын булган икән, Исемеңне салдым җаныма... 9-10.04.2026 Ришат Галимов

65 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

46 подписчиков

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.