Перейти к содержимому
Максиметер

ӘЙ, УЛ МИНЕМ ЯЛГЫШЛАРЫМ

ӘЙ, УЛ МИНЕМ ЯЛГЫШЛАРЫМ Әй, ул минем кылган ялгышларым... Дистә түгел, йөзләп - санасаң! Һәрберсенең сылтау-сәбәбе бар, Аклану бар, уйлап карасаң... Әй, ул минем ачы ялгышларым... Кылмый калып булган? Кем белгән?! Ниндидер дәрт, бер үҗәтлек белән Мин аларны һаман эшләгән... Әй, ул минем яшьлек ялгышларым... Тиештер, дип кабул ителгән! Ялгыш арты ялгыш өсти торып, Көтелмәгән юлдан кителгән... Әй, ул минем гомер ялгышларым... Язмышларым, хата, каршылык! Ничек булган - шулай кабул итәм, Үзгәртергә теләк, вакыт юк... 5-6.04.2026 Ришат Галимов

80 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

45 подписчиков

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.