ШИГЫРЬ УКЫЙ БЕРӘҮ...
ШИГЫРЬ УКЫЙ БЕРӘҮ... Шигырь укый берәү... Чын йөрәктән, янып, Һәр сүзенә ялкын, ут сала - Колак кына түгел, Сизә моны күңел, Аның белән ярсый, моңлана! Үз язганын күпләр Укый белми, дигән Фикер яши халык телендә - Калдым әле уйга, Чыннан да бит шулай, Шагыйрь сирәк чыга сәхнәгә... Я тавышы бармый, Я ашыгып, каушый, Дулкынлана сәхнә түрендә... Иҗат - үзе газап! Дистә күзгә карап, Мең кат артык газап кичерә! Укып гына түгел, Үзең язганыңны Җиткерергә кеше күңеленә - Бик сирәккә генә, Маңгаеннан үбеп, Биргән икән Ходай кешегә! Шундый гаҗәп сәләт - Мәрҗән тезеп сүздән, Тавыш белән нурга тутырып, Сихри дулкын ясый... Җанга керә ярсу Шагыйрь сүзе, шагыйрь ялкыны! 29.03.2026 Ришат Галимов
Канал в каталоге Максиметера
46 подписчиков