ЯШЬЛЕК ЯЛГЫШЛАРЫ
ЯШЬЛЕК ЯЛГЫШЛАРЫ Көннәр акрын үтә, Сәгать санап үтә... Бер бүлмәдә яту газабы... Яшьлек ялгышлары? Кеше каргышлары?! Котылгысыз, гадел җәзам бу! Үз башыма җиткән, Һәлакәткә илткән Язмыш белән куыш уйнавым... Күзем йомдым исә, Һәр мизгеле истә - Ялгыш якка илткән юлларым... Ашкындым шул һаман, Ләгънәт-каһәр җыйган Яман чаклар, ай-һай, күп булды... Әти-әни сүзен, Күз яшьләре эзен Күрмәмешкә салып, ашкындым... Кылган гамәлләрнең Күрәм әҗерләрен - Вакыт җиткән җавап бирергә! Ялгыш юлдан киткән... Тик үкенеп кенә Кайтмый гомер, кайтмый кирегә! 24-27.03.2026 Ришат Галимов
Канал в каталоге Максиметера
46 подписчиков