БУЛСЫН ӘЙДӘ
БУЛСЫН ӘЙДӘ Булсын әйдә... Янсын, янсын йөрәк, Калсын, әйдә, күмер кисәге! Күптән миңа инде булган кирәк Яндырырга иләс хисләрне... Булсын әйдә... Теткәләнсен бәгырь, Мең кыйпылчык калсын йөрәгем! Вакыт белән бер җыярмын әле, Дәва тапсам, санап кирәген... Булсын әйдә... Ахырына хәтле Аксын, аксын күздән яшьләрем - Соңгы бөртек тузанына тикле Юып атсын әрнү эзләрен! Булсын әйдә... Бушлык авыр түгел, Чагыштырсаң баштан кичкәнне - Бүген җанда галәм тынлыгы бар... Ишетмәскә киләм өйрәнеп... 21-24.03.2026 Ришат Галимов
Канал в каталоге Максиметера
46 подписчиков