Перейти к содержимому
Максиметер

ЯЗ ИСЕ

ЯЗ ИСЕ Яз исе... Беренче мәхәббәт... Үз исе, ялгышмый калырлык! Кинәттән шул таныш ис тоеп, Барысы хәтердә яңарды - Кош тоткан кешедәй йөрүем, Ишетеп: - Яратам, дигәнең... Бөтен Җир шары да аз иде, Күкләргә ашырды сөюең! Яз исе... Беренче саф хисләр... Елмаеп куюлар кинәттән. Ашкынып, очрашу көтүләр, Шулкадәр ут-ялкын йөрәктә! Яз исе... Беренче үкенеч... Гомергә җитәрлек күңелдә - Аңа, дип чигелгән яулыкка Беренче күз яше түгелгән... Яз исе... Томаннар, бозлавык... Сыдырган, әрнеткән, өшеткән. Самими, шундый саф хыяллар, Кар кебек эрегән өметләр. Яз исе... Татлы да, газап та, Яз белән гел төшә исемә - Адашып син калдың еракта, Адаштым язларда үзем дә... 21-23.03.2026 Ришат Галимов

24 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.