ДӨРЛӘДЕ ЙӨРӘГЕМ
ДӨРЛӘДЕ ЙӨРӘГЕМ Дөрләде, дөрләде, дөрләде! Дөрләде йөрәгем, сүнмәде - Белгәндәй миңа ни кирәген, Яхшыны яманнан чикләде! Дөрләде йөрәгем, дөрләде! Аруны-талуны белмәде - Бер туеп, аң җуеп йөргәндә, Кулымны селтәргә бирмәде! Дөрләде йөрәгем, дөрләде! Һаман да биеккә үрләде - Караңгы, рәхимсез мәлләрдә Җанымны яктыга әйдәде! Дөрләде йөрәгем, дөрләде! Җылысы-назлары бетмәде - Янса да, көйсә дә, арса да, Хыялдан бер карыш китмәде! 4-5.11.2026 Ришат Галимов
10 просмотров
Канал в каталоге Максиметера
48 подписчиков