АПТЫРАГАН...
АПТЫРАГАН... Нигә икән безгә кешедәге Яхшырактыр кебек тоела? Үзеңдәге булган күп нәрсәләр, Кадерләрен белми, юк була?! Кешедәге булган мал-мөлкәтне, Күргән саен, йөрәк ут яна... Кара, соры, сары көнчелектән, Җан чыкканчы, дөнья куыла! Кешенеке, җиткән үр-дәрәҗә, Аптыратып, телә күңелне! Нәфес дигән шайтан, көне-төне, Казып тора һаман бәгырьне... Шатлык түгел, ачу килә никтер, Кеше әгәр данга ирешсә! Уйдырмалар, яла-гайбәтләрдән, Чирканмыйча, күпләр сүз йөртә... Нигә икән кеше табигате Гел тискәре якны хуп күрә? Бер-береңә терәк булыр чакта, Аяк чалып, көнләп көн үтә... Көннәр түгел, гомер дә китә... 18-19.03.2026 Ришат Галимов
Канал в каталоге Максиметера
49 подписчиков