СИНЕҢ ИСЕМ...
СИНЕҢ ИСЕМ... Синең исемеңдә чәчкә исе... Иң ңазлысы нәфис гөлләрнең! Әйткән мәлдә синең исемеңне Киткән кебек гөлләр тибрәлеп... Исемеңдә шундый тартым көче, Кабатлыйсым килә һаман да! Сәбәп табып, кайчак сәбәпсез дә Эндәшергә әзер яңадан... Синең исемеңдә сихри моңнар, Көй яңгырый сыман, тын гына - Сизәсеңме икән, нинди дулкын Кага җанда, бәрә, агыла? Исемеңдә синең тирән сер бар, Булмый гына ләкин аңлатып... Ләззәт тоеп, илаһи көч җыеп, Әйтелгәндер инде мең тапкыр! 2-3.10.2026 Ришат Галимов