Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казанда үткән АСЕАН - Азиянең... — 19 июня 2026 г. в 18:02:13.851
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казанда үткән АСЕАН - Азиянең Көньяк-Көнчыгыш дәүләтләре ассоциациясе саммиты (очрашу) әһәмияте, нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. ТРның Премьер-министры урынбасары – Аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров Россия Президенты Владимир Путинның, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Казан халкына һәм республика гражданнарына юлланган рәхмәтен җиткерде. Саммитны оештыру сәбәпле килеп туган кайбер уңайсызлыкларны аңлаулары һәм сабырлыклары өчен рәхмәт әйтелде. 17-19 июнь көннәрендә узган Россия – АСЕАН саммиты кысаларында мөһим халыкара сөйләшүләр һәм очрашулар үткәрелүе турында ассызыклап үтелде. Татарстан башкаласы Казан 17 июньнән 19 июньгә кадәр Көньяк-көнчыгыш Азиянең 11 дәүләтенең лидерларын һәм Россия Президенты Владимир Путинны кабул итте. Өч көнлек эш вакытында Казан декларациясенә, 2026-2030 елларга комплекслы эш планына һәм шулай ук энергетика һәм культура буенча бердәм хезмәттәшлеккә кул куйдылар. Саммит барышында уннарча ике яклы очрашулар булды. Делегацияләр Россия мәдәниятенә, кунакчыллыкка соклануларын белдергәннәр. Россия Президенты Владимир Путин үзе дә Казандагы саммитны мактаган. Брифингта Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев: "Россия-АСЕАН саммиты Татарстан продукциясен тәкъдим итәргә уңай җирлек тудырды". – диде. Саммит (инглиз теленнән алынган сүз) дәүләт башлыкларының югары дәрәҗәдәге очрашуы дигән мәгьнәне аңлата. Гади генә әйткәндә, җитди очрашу.

