Татарстан Республикасында узган «Экояз-2026» республика экологик бәйгесенә йомгак ясалд... — 19 июня 2026 г. в 14:53:49.299
Татарстан Республикасында узган «Экояз-2026» республика экологик бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Арча районы берничә номинациядә призлы урыннар яулады. «Иң яхшы муниципаль районнар» номинациясендә Арча муниципаль районы шәһәр статусындагы үзәкле районнар арасында өченче урынны алды. «Экоярдәмче» номинациясенең 18 яшьтән өлкәннәр категориясендә Арча районыннан Альбина Сәләхиева икенче урынга лаек булды. Шулай ук «Экокоманда» номинациясендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында Арчаның җиденче «Балачак» балалар бакчасы өченче урынны яулады. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

