🎓 «Сау бул, мәктәп!» — 27 июня 2026 г. в 07:14:53.561
🎓 «Сау бул, мәктәп!» Бу көннәрдә Арча районы мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уза. Быел районда 617 тугызынчы сыйныф һәм 155 унберенче сыйныф укучысы мәктәп белән саубуллаша. Чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм әти-әниләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов котлады. Ул яшьләргә үз көчләренә ышанырга, зур максатларга омтылырга һәм туган якларын онытмаска чакырды. 💐 Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына хыялларындагы уку йортларына керүләрен һәм якты киләчәк телибез!

