📍Пермь шәһәрендә Идел буе федераль округының сыйныф җитәкчеләре форумы узды. — 27 июня 2026 г. в 06:06:01.474
📍Пермь шәһәрендә Идел буе федераль округының сыйныф җитәкчеләре форумы узды. 📝24–25 июньдә үткәрелгән төбәк этабында округның 14 төбәгеннән 200 педагог катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составында Арча педагогика көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Сәләхиева да тәҗрибә уртаклашты. 📕Форумда педагоглар өчен гамәлгә ашырылучы проектлар тәкъдим ителде, һөнәри юнәлеш бирү, тәрбия эше һәм заманча белем бирү алымнары турында фикер алышулар узды. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашып, яңа белем һәм идеяләр туплады. 📍Мондый очрашулар педагогларның һөнәри осталыгын арттыруга, хезмәттәшлекне ныгытуга һәм мәгариф өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ачуга хезмәт итә.

