✨Баһавиевлар гаиләсе быел Арча районында гаилә корган йөзенче пар булды — 27 июня 2026 г. в 05:03:32.015
✨Баһавиевлар гаиләсе быел Арча районында гаилә корган йөзенче пар булды 💞Яшь пар бу көнне очраклы гына сайламаган – Асаф белән Ләйсән никахлашу турындагы таныклыкларында истәлекле һәм матур дата: 2️⃣6️⃣🔹0️⃣6️⃣🔹2️⃣0️⃣2️⃣6️⃣ күрергә теләгән. Ләкин язмыш тагын бер сюрприз әзерләгән булып чыкты. ЗАГС хезмәткәренең аларның гаиләсенең быел районда туган 100нче гаилә булуын әйтүе яшь пар өчен көтелмәгән сөенечле яңалык була. 💫Баһавиевлар гаиләсенә аларның тормыш юлы да үзләре сайлаган дата кебек тигез һәм матур булуларын телибез. 📷район ЗАГС бүлеге ВК төркеменнән

