Берәр печән чабучы янында туктап аласы килеп йөри иде. — 10 июля 2026 г. в 06:48:00.389
Берәр печән чабучы янында туктап аласы килеп йөри иде. Чалгы белән күп чаптык без ул печәнне. Әти яздан көзгә кадәр чалгыны төшермәде. Алабута, билчән, камыш - бар да печән иде. Ниһаять, бер печән чабучыны очраттым. Ниндиен диген әле! Күптәнге танышым, Мөндеш авылында яшәүче Фәргать Сираҗетдинов булып чыкты ул. Бензин белән эшли торган чапкыч белән урамы ура. Фәргать бик күңелле кеше, яхшы әңгәмәдәш. Ачулы чагында да йөзеннән елмаю китмәс. Озак еллар Мөндештәге "Сельхозтехника"да эшләде. Аннан Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы итеп сайладылар. Лаеклы ялга киткәнче шунда менә дигән итеп эшләде. "Вамин-Арча"га директор итеп тә куймакчылар иде әле, башы-аягы белән каршы килде һәм дөрес эшләде. Ялга чыккач та ял итми ул. Авыл җирлеге башлыгы вакытта да күп итеп мал асрады, башкаларга үзе үрнәк булды. Районның иҗтимагый Совет әгъзасы да. Кыр эшләре чорында "Казанка" ширкәтендә дә булыша. - Кышка җитәрлек печән әзерләдек инде, - диде ул. - Көндәлек кирәкле печәнне чабып алып кайтам. Ильяс Фәттахов

