Арча районында “Мәк-2026“ операциясе бара — 10 июля 2026 г. в 05:45:57.867
Арча районында “Мәк-2026“ операциясе бара 8 июльдән 17 июльгә кадәр Арча районы территориясендә “Мәк-2026“ дип аталган ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операция үткәрелә. Әлеге чараның максаты – составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләр һәм законсыз чәчүлекләрне ачыклау, законсыз наркотиклар таратуга катнашы булган кешеләрне тоткарлау, наркотикларның район территориясенә үтеп керү юлларын бетерү. РФ Җинаять кодексының 231нче маддәсе нигезендә, составында наркотик психотроп матдәләр яисә аларның прекурсорлары булган үсемлекләр үстергән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Югарыда әйтелгән законсыз гамәлләр турында 02 яки 3-12-02 номерлары белән шалтыратыгыз. Алынган мәгълүматлар тиз арада тикшереләчәк һәм законда каралган чаралар күреләчәк. Рәис Каюмов, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе

