«Бердәмлек марафоны» — 26 июля 2026 г. в 12:02:26.401
«Бердәмлек марафоны» «Алгарыш» яшьләр үзәгендә терроризмга каршы эшчәнлеккә багышланган марафон узды. Чарада киң күңеллелек, волонтерлык һәм якыннарыңа ярдәм күрсәтү турында сүз алып барылды. Биредә Арчаның үзәк мәчете каршындагы рухи‑саулык курсларында укучы балалар катнашты Очрашудан соң барлык катнашучылар өчен «Алгарыш» үзәге буенча экскурсия үткәрелде. Иҗади студиялар һәм спорт заллары балаларга ачык күрсәтте: начарлыкка каршы тору — ул иҗат, белем һәм изге эшләр.

