Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Новости · 26 июля 2026 г.
«Иң яхшысы – балаларга» федераль программасы кысаларында, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча, «Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе»ндә капиталь ремонт тәмамлану алдында. Төзелеш эшләренең төп өлеше инде башкарылган. Хәзер мәктәптә соңгы җыештыру эшләре алып барыла, җиһазларны көйләү һәм мәктәп территориясен төзекләндерү дәвам итә. Федераль проект ярдәмендә авыл укучылары өчен заманча белем бирү мохите булдырылды: яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән якты сыйныф бүлмәләре, яңартылган ашханә һәм хәвефсез инженерлык системалары. Яңа уку елына мәктәп тулысынча әзер булачак. 1 сентябрьдә укучылар Белем көнен яңартылган, заманча мәктәп бусагасын атлап каршы алачак! Чыганак: район матбугат хезмәте
[КК] Культурный Кировград
Типичный Сарапул | Удмуртия
Типичный Сарапул | Удмуртия
Администрация рабочего поселка Краснообск
Катунь 24 — новости Барнаула и Алтайского края
СВО | Сводки СВО | Видео СВО
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.