1 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытл... — 1 августа 2026 г. в 07:10:36.027
1 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм боз явуы да ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Көндез төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Һава температурасы +22..+27 градус тәшкил итәчәк. Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bugen-tatarstanda-kyska-vakytly-iangyr-ham-27-graduska-kadar-yly-buluy-kotela

